Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе коткара алмаган» - Чишмә районында сигез айлык кыз янып үлгән

Әни кеше өч яшьлек кызы белән ишегалдында, сабый бала коляскада өй эчендә булган чакта ут чыга.

news_top_970_100
«Әнисе коткара алмаган» - Чишмә районында сигез айлык кыз янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Чишмә районындагы Чишмә авылында 26 майда янгын була. Фаҗигадә сигез айлык кыз бала үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ачык утны биш минут эчендә сүндереп бетерәләр. Шуннан соң өй эчендә нәни кыз мәетен табалар.

Янгын булган урынга Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров барган. Ул сабыйның үлеме турында сөйләгән.

«Янгын чыккан вакытта баланың анасы ишегалдында өч яшьлек кызы белән була. Кече бала — сигез айлык кыз — өй эчендә коляскада ятып тора. Якынча белешмә буенча, янгын баскыч төбеннән башлана (электр үткәргечендә кыска ялганыш булуы ихтимал). Санаулы мизгелләр эчендә янгын бөтен өйне чолгап ала. Хатын-кыз баласын уттан алып чыгарга маташкан, ул бөтенләй корымга баткан иде. Ләкин әни кеше баласын коткара алмый. Ут бик тиз тарала», — дип сөйли Мансуров.

Янгын вакытында гаилә башлыгы эштә була. Соңрак хокук саклаучылар ачыклаганча, гаилә бик үк яхшылар хисабында түгел, ир белән хатынны мошенниклыкка кагылышлы җинаятьләрдә шикләнгәннәр.

Хәзер янгын сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100