Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе кәҗә сөте эчертеп торган бала үлгән

21 яшьлек хатын табиблар сүзенә колак салмый.

news_top_970_100
Әнисе кәҗә сөте эчертеп торган бала үлгән
https://pixabay.com

Ростов өлкәсендә сабый балага анасы кәҗә һәм сыер сөте генә эчертеп торган. Бала вафат булган. Төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Каменский районында яшәүче 21 яшьлек хатын табиблар сүзенә колак салмый. Ул 2020 елда туган баласына гел кәҗә һәм сыер сөте генә ашата. Әни кеше балага күкрәк сөте бирми. 

Мондый туклану баланың яшенә туры килми. Шулай итеп сабый кызда туклыклы матдәләрне үзләштерү процессы бозыла һәм аның авырлыгы җитешми, гәүдә массасы дефициты барлыкка килә.

Сабый кызны хастаханәгә салалар, ләкин табиблар тырышлыгына карамастан, кыз вафат була. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100