Әнисе иптәш хатынына калдырып киткән бала мәетен урамда тапканнар
38 яшьлек хатын ярты ел чамасы баласының язмышы белән кызыксынмаган.

Красноярскида алты яшьлек кыз баланы быел мартта эзли башлыйлар. Шуннан соң җинаять эше ачыла. Хәзер аның мәетен урманда тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Красноярск шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек хатын наркотикларга бәйлелектән интегә, ул алты яшьлек кызын 42 яшьлек иптәш хатынына һәм аның 70 яшьлек анасына тәрбиягә бирә. Ул баласының язмышы турында 2020 елның сентябреннән бирле белешми.
«Бераздан бу хатыннар баланы алып Уяр шәһәренә күченә, баланы соңгы тапкыр шунда күрәләр. Баланың үз анасы 2021 елның февралендә җинаять өчен тоткарлана. Ул наркотиклар белән бәйле. СИЗОда утырган вакытта, 2021 елның мартында бу хатын баласының урынын ачыклауны сорап гариза яза», — дип хәбәр итә ведомство.
Баланы тәрбиягә алып калган хатыннар исә үз версиясен сөйли. Имеш, бәхетсезлек очрагы килеп чыккан һәм бала имгәнгән, шуннан соң ул вафат була. Хатыннар баланың мәетен урманга илтеп күмеп куя.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, бу хатыннар күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәртә. Прокуратура мәгълүматы буенча, алар гаебен танып язган гаризада баланы эт талап үтерде дип күрсәтелгән була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Хәзерге вакытта алты яшьлек бала үлемен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.