Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе хайван мае сөртеп дәвалаган сабый туберкулездан үлгән

Баланың үлеме турында бер ел узгач кына билегеле була.

news_top_970_100
Әнисе хайван мае сөртеп дәвалаган сабый туберкулездан үлгән
https://pixabay.com

Ставрополь краенда баласы туберкулездан үлгән әни кешегә гаепләү белдерелгән. Бу хатын табиблардан качып башка төбәккә киткән, берничә тапкыр баласын хастаханәдә алып чыгып киткән, халык медицинасы ысуллары белән дәвалаган. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

2019 елның көзендә 40 яшьлек хатын ир бала таба. Ярты елдан бала туберкулез белән авырый башлый. Аны Нальчик хастаханәсенә салалар. Хатын баласын алып, Ставрополь краена кача. Александрийский станицасында аның зур гаиләсе яши, хатынны да шунда сыендыралар. 

«Шаһитлар сүзләренчә, бала антисанитария шартларында яши. Пеленкасын да озак алмаштырмыйча яткыралар, үз караваты булмый, пычрак йортта яши. Баланы начар ашаталар. Кышын балага җылы киемнәр дә алмыйлар. Әнисе аны шул килеш урамга алып чыга. Еш кына бер ялгызын калдырып чыгып китә», — ди алар.

2020 елның июненнән башлап хатын баланы халык чаралары белән дәвалый, тәненә хайван мае сөртә, җылы су эчертә. Табиблар кушкан дәвалауны эшләми. 2020 елның сентябрендә бала үлә. Аның үлеме турында бер ел узгач кына билгеле була. Шуннан соң анасына карата җинаять эше ачыла.

Бу хатынның балалары күп булуы, аларның барысына да куркыныч янавы да ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100