Әнисе белән урамда йөргәндә ике яшьлек сабый үлгән
Әнисе белән урамда йөргәндә ике яшьлек сабый үлгән
21 ноябрьдә Башкортстанның Уфа шәһәрендә Комсомольская урамында фаҗига була. Әнисе белән урамда барган ике яшьлек бала үлә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Фаҗига 50нче поликлиника янында була. Бала белән ана урамда йөри. Бер мизгелдә хатын баласының сулыш алмый башлаганын күреп ала. Ул тиз генә поликлиникага кереп ярдәм сорый. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, сабыйга поликлиника табиблары ярдәм күрсәтергә тырыша. Ләкин реанимация чаралары нәтиҗә бирми. Сабый, аңына килмичә, урында җан бирә.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты бу вакыйганы тикшерү белән шөгыльләнә.
«Бала хроник авырудан интегүе билгеле. Хәзерге вакытта фаҗига урыны тикшерелде. Баланың ни сәбәпле үлгәнен ачыклау өчен судмедэкспертиза чаралары билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак», — дип сөйләгәннәр агентлыкка төбәк буенча тикшерү комитеты идарәсендә.