Әнисе белән кызын вәхшиләрчә үтереп, өйләренә ут төрткәннәр
Үтерүче башта эткә кайчы белән кадый, аннары этне якларга маташкан кызны үтерә, аннары бу зәлне күреп торган әни кешенә үтереп ташлый.
Яңа Мәскәүдә әнисе белән кызын вәхшиләрчә үтергәннәр. Кокошкино бистәсендә янгыннан соң, өйдә аларның мәетләре табылган. Гәүдәләрдә киселгән-кадалган яралар булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Дзержинский урамындагы фатирда 10 квадрат метр мәйданда янгын була. Аны сүндергәч ике хатын-кыз мәете табыла. Янгын ут төртү аркасында килеп чыгуы ачыклана.
Соңрак хатын-кызларның үлеме криминаль характерда булуын билгелиләр. Аларның мәетләрендә кадалган-киселгән яралар табылгач, «ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаятьче корбаннары белән таныш булуы ихтимал. Башта ул 23 яшьлек Елизавета белән талаша. Хуҗабикәсен такса эте якламакчы була. Җинаятьче эткә кайчы белән кадый. Елизавета этен якларга маташа, ул җинаятьчегә ташлана.
Якынча белешмә буенча, җинаятьче башта кызны, аннары аның анасын үтерә. Аннары ул фатирга ут төртә һәм качып китә. Бу кешене хокук саклаучылар эзли, диелә хәбәрдә.
Cоңрак ачыкланганча, 23 яшьлек кызның мәетендә күкрәк читлегендә ике яра, корсагында һәм билендә берәр яра була, битендә дә киселгән урыннар бар. Кызның 55 яшьлек әнисенең күкрәгендә һәм корсагында сигез яра була.
Алар 15 июньдә иртәнге дүрттә үлгән. Мәетләрне моргка китергәннәр, дип хәбәр итте РЕН ТВ.
Үтерүдә шикләнеп 27 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул Мәскәү метрополитенында җыештыра торган машина операторы булып эшли. Бу ир-ат мәрхүмә кызның анасы белән интим мөнәсәбәттә булган дип фаразлыйлар. Алар хезмәттәшләр булган. Үтерүче өйдән алтыннарны да алып чыгып киткән, диелә бу хәбәрдә.