«Әнисе белән икәү яшиләр иде». Алабуга районында 59 яшьлек ир үз өендә янып үлгән
Алабуга районының Иске Юраш авылында 59 яшьлек ир үз өендә янып үлгән.
Янгын 17 декабрьдә кичке тугызынчы яртыларда чыга чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп утны сүндергәч, 59 яшьлек Равилнең мәетен табалар. Бу өйдә мәрхүмнең 84 яшьлек әнисе дә яшәгән, әмма ул, бәхеткә каршы, янгын чыкканда өйдә булмый.
Янгын ут белән эш итүдә саксыз булу сәбәпле чыккан. «Әнисе белән икәү яшиләр иде. Ул эчкәч, әнисе өйдә кунмый иде. Көндез генә шунда була иде, ә төн җиткәч, куркып, башка җирдә кунарга китә иде. Төрле өйләрдә куна иде», — диде бу ирнең танышы. Ул исемен күрсәтмәүне үтенде.
Авыл җирлеге башлыгы белән дә сөйләштек.
«Аның әнисе белән сөйләшеп булмый, ул хәзер шок хәлендә. Әнисен бу ирнең энекәше әниләрен башка шәһәргә алып китте. Унсигезе көнне ул кешене үзебезнең авылда җирләдек», — ди авыл башлыгы.