news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе белән гөмбәгә барган 5 яшьлек баланы поезд бәреп киткән

Биш яшьлек баланы алып, исерек хатын, аның бергә яши торган ире гөмбә чыгып киткән.

news_top
Әнисе белән гөмбәгә барган 5 яшьлек баланы поезд бәреп киткән
Курган өлкәсендә 5 яшьлек сабый исерек әнисенең игътибарсызлыгы аркасында һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

14 сентябрьдә көндез Катайск шәһәре тирәсендә поезд юлы янында фаҗига булган.

Россия Тикшерү комитетының Урал буенча транспортта тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, йөк ташучы состав 2013 елда туган баланы үләрлек итеп имгәткән. Әнисе баласын тимер юл янында үзен генә калдырган. Хәзер бу хатынны бала үлемендә гаеплиләр. "Куркынычта калдыру" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Җирле матбугат чаралары мәгълүматы буенча, мәрхүм бала, исерек ана, аның белән яши торган ир гөмбәгә дип чыкканнар. Юлда барышлый олылар талаша башлаган. Шул вакытта сабый бала поезд астына эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар