news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе балконда йоклатып калдырган сабый өшеп үлгән

Бу көнне Николаевск-на-Амуре шәһәрендә 15 градус чамасы салкын була.

news_top
Әнисе балконда йоклатып калдырган сабый өшеп үлгән
https://pixabay.com/

Хабаровск өлкәсенең Николаевск-на-Амуре шәһәрендә җиде айлык бала вафат булган. Аны анасы балконда калдырган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 5 гыйнварда иртә белән баланы анасы коляска белән балконга чыгарып куя. Ул сабые саф һавада йоклап алсын дип уйлый.

Аннары биш сәгатьтән соң бу хатын баласының үлгәнен абайлап ала. Бала салкында өшеп үлгән булуы ихтимал.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, бу көнне шәһәрдә 15 градус чамасы салкын була.

«Нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дигән хәбәр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар