Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе баланы хастаханәдән урлаган булган». Нәни кыз йөк машинасы астында калган

Баланы октябрь башында гаиләдән алырга тиеш булганнар.

news_top_970_100
«Әнисе баланы хастаханәдән урлаган булган». Нәни кыз йөк машинасы астында калган
https://pixabay.com

28 сентябрьдә кич белән Свердловск өлкәсенең Кедровка бистәсендә бер яшьлек кыз бала һәлак булган. Сабый ЗИЛ машинасының арткы тәгәрмәче артына кереп кача һәм аны йөк машинасы таптый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланың анасы — Туринск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Татьяна А. Ул Кедровкага бергә яши торган ире Александр янына килә. Аннары иренең әбисенә, имеш утын ярышырга, китә. 

Кичке алтылар тирәсендә Александр узып баручы йөк машинасын туктата һәм бурычка акча сорый. Шул чакта нәни бала машина тәгәрмәче артына кереп утыра. 

«Сөйләшкәннән соң, ЗИЛ урыныннан кузгала, йөртүче тәгәрмәч артындагы баланы күрми. Татьяна ашыгыч ярдәм чакыра, табиблар килгәч, баланың үлемен раслый», диелә ЮХИДИ белешмәсендә.

Татьянаның танышлары сүзләренчә, фаҗига булган көнне ул ире белән бергә эчәргә акча эзләп йөри. Бу хатын күптән хисапта тора, ана вазифаларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка да тартылган. Опека органнарында аны эчкече ана буларак хисапка куйганнар.

«КП» сайты чыганагы сүзләренчә, 8 октябрьдә Туринск судында бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе каралырга тиеш була. Ләкин опека органнары бу вакытка кадәр баланы гаиләдә калдырып тора.

«Таня әбисе үлгәч Коркинское авылына килде. Ул нәни кызы һәм әнисе Люба белән күченде. Әбинең өендә Татьянаның атасы һәм абыйсы да яши. Биредә ул эчте, ир-атлар белән йөрде. Шуңа күрә аны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыенганнар иде. Җәй көнне баланы алып киттеләр. Сабый хастаханәдә ятты. Татьяна аның янына барды һәм урлап алып кайтты. Аннары ул башка шәһәрдә яшәүче дусларына шалтыратып, баланы вакытлыча яшереп торырга сорады. Әлбәттә инде, беркем дә моңа ризалашмады», — ди Татьянаның танышы.

Хәзер җинаять эше ачылган, Татьянаны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100