Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Nirvana төркеме клибын YouTube хостингында 1 млрд тапкыр караганнар

1990нчы елларда төшерелгән клиплар арасында миллиард чиген узган икенче хит барлыкка килде.

news_top_970_100
Nirvana төркеме клибын YouTube хостингында 1 млрд тапкыр караганнар

Nirvana төркеменең Smells Like Teen Spirit җырына клибын YouTube хостингында 1 млрд тапкырдан артык караганнар. Бу турыда ролик урнаштырылган каналдан күренә.

NME басмасы хәбәр иткәнчә, бу - 1990нчы елларда төшерелгән клиплар арасында миллиард чиген узган икенче хит. Моңа кадәр Guns N’ Roses төркеменең November Rain җырына клибын миллиард тапкырдан артык караганнар. Бу клипны Smells Like Teen Spirit җырына караганда 300 млн чамасы артыграк караганнар.

Өченче урында Zombie җырын яздырган Сranberries төркеме 980 млн тапкыр каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100