Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине әти кыйнап үтерә, килегез». Бала чакыруына килмәгән участковыйны хөкем иттеләр

Өч бала анасын ире үтергән, мәетне елга буена илтеп яшергән.

news_top_970_100
«Әнине әти кыйнап үтерә, килегез». Бала чакыруына килмәгән участковыйны хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Ростов өлкәсенең Зимников районында участковый булып эшләүче ир-атны хөкем иттеләр. Ул бала шалтыратып мөрәҗәгать иткәч, ярдәмгә килмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

11 яшьлек кыз полициягә шалтырата, әтисенең әнисен кыйнавын әйтә. Кыз бала полиция хезмәткәре килер һәм яраткан анасын коткарыр дип өметләнә. Ләкин участковый бала шаярта дип саный. Аның битарафлыгы аркасында ир-ат өч баласының анасын кыйнап үтерә.

49 яшьлек ир-ат бергә яши торган 31 яшьлек хатыны белән талаша. Ул салгалап йөрергә ярата, эшләми. Хатын өч баланы ашатыр-киендерер өчен тырыша.

1 гыйнварда алар чираттагы тапкыр талаша. Ир хатынын кыйный, уртанчы кыз полициягә шалтырата. Ләкин участковый шалтыратуга игътибар бирми, ярдәмгә килми. Ир хатынын берничә сәгать кыйный. Аннары 17 тапкыр пычак кадый, өч бала анасы урында ук үлә.

Ир җинаять эзен яшерү өчен, мәетне целлофан пакетка төрә һәм өйдән ерак түгел урында, комлыкка илтеп яшерә. Аннары хатыны югалу турында полициягә хәбәр итә.

Хатынны ун көн эзлиләр. аны очраклы узып баручы таба. Шуннан ирдән шикләнә башлыйлар. Күп балалы ата полиция килүен күреп ала һәм үз-үзенә кул сала.

Ярдәмгә килмәгән участковыйны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100