Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине сайлау хокукы булса, сине сайлар идек»: Хәния Фәрхинең әнисенә 90 яшь

Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләренең юбилееннан фото һәм видео куйган.

news_top_970_100
«Әнине сайлау хокукы булса, сине сайлар идек»: Хәния Фәрхинең әнисенә 90 яшь
https://www.instagram.com/firuza_ibatullina/

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга балалары һәм оныклары килгән. Бу турыда аның кызы Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итә.

«Кадерле, газиз әниебезнең олы юбилее! Меңнәр арасыннан әнине сайлау хокукы булса, без алты сабыең, һичшиксез, сине сайлар идек! Сау-сәламәт, озын гомерле бул!» - дип язган ул үз аккаунтында.

Видеода Хәния Фәрхинең олы кызы Алия шәм куелган торт алып чыга. Әби теләк теләп, шәмнәрне өреп сүндерә.

«Инәүкәем юбилей азагында арып китте, шуңа торт инәүне үзе эзли», - дип шаярткан әбинең кызы.

Инстачылар әбине олы юбилее белән котлаганнар.

«И, җаныем, күпме хәсрәт күргән, зур йөрәкле Ана бит ул. Ходай сәламәтлегеннән ташламасын аны. Иртә калдырып киткән газиз балаларының гомерләрен дә яшәсен әле»;

«Әй матур инде Фәния әбекәй. Саулык-сәламәтлек, тыныч гомер телибез. Уй-зиһене дөреслектә булып, матур тормышта яшәгез, Фирүзә кояшкай»;

«Чын күңеленнән теләкләрен дөрес итеп тели әле бичаракаем. Хәерле картлык бирсен Ходай. Кайгы-хәсрәтләр күрмәсен әбекәй. Исәнлеген генә түгел, саулыгын да бирсен берүк», - дип матур теләкләр язып калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100