«Әнинең сөйгәнен тартып алдым…»
Әти белән әни аерылышканда миңа сигез яшь иде. Әтине гаилә тормышы туйдырган булган ахрысы һәм ул читтә үзенә сөяркә тапкан.
Әни бу хакта белгәч, әти гафу үтенергә, бу минутлык уенның үзе өчен бернинди әһәмияткә дә ия булмавын аңлатырга тырышып карады. Баштарак әтинең ялгышын аңлавына сөендем, чөнки әни аны куып чыгармады. Алар минем хакка алга таба да бергә булырга дип килештеләр. Ләкин әнинең сабырлыгы озакка җитмәде, ул әтине куып чыгарды.
Бу бәхетсез никах әнинең хәтеренә, җанына шулкадәр уелган иде, күрәсең. Ул озак вакытлар яңа мөнәсәбәтләр корырга, үзенә башка иптәш эзләп карарга теләмәде. Ул бөтен буш вакытын эш-эш дип уздырды, чөнки минем бернигә дә мохтаҗ булмавымны, яхшы тормышта яшәвемне теләде.
Безнең тормышта Айзат барлыкка килгәндә мин университетта укый идем. Көннәрдән бер көнне әни башка ялгызы булырга теләмәвен, берәр кеше белән очрашып карарга теләге барлыгын әйтте. Бактың исә, ул берничә ай инде бер кеше белән очрашып йөргән икән. Ә мин берни дә сизмәдем. Бәлки моны сизәргә, белергә теләмәгәнмендер.
Айзат әнидән унике яшькә кечерәк иде. Нәрсә-нәрсә, әмма әнидән моны көтмәгән идем. Әгәр аның алга таба кемедер булса, ул кеше һичшиксез үзеннән бераз булса да олырак, тормышта үз урынын тапкан кеше булыр дип уйлый идем. Һич кенә дә аның янында ниндидер малай күрермен дип башыма да китереп карамадым. Айзат, чыннан да, әни янында малай булып күренә иде.
Мин шок хәлендә калдырган тагын бер нәрсә булды. Айзат безнең фатирга кергәч тә аның күзләренә карадым һәм аңладым: мин беттем, аяк астымда җир убылды… Беренче караштан ук беркемгә дә мондый хисләр кичергәнем булмады. Бәлки бу хәлне онытырга да тырышкан булыр идем, әмма аның да миңа шундый ук гашыйк күзләр белән каравын тойдым…
Белмим, ул вакытта әни берәр нәрсә сизде микән, юк микән, әмма без кич буе Айзат белән бер-беребезгә карамаска тырыштык. Бу читтән карап торганда бик сәер тоелгандыр инде. Күпмедер вакыт мин аны үзебезнең өйдә күрмәдем, килмәде. Һәм бу миңа 21 яшь тулганчы шулай дәвам итте.
Туган көнемне тыныч гына, гаилә белән генә уздырырга теләдем, гаилә дигәнем — әни, мин һәм Айзат инде. Табында утырганда әнигә кемдер шалтыратты, ул сөйләшергә икенче бүлмәгә чыгып китте. Шулвакыт түзмәдем, Айзатны үземә таба тартып китердем… Ул да мине этеп җибәрмәде, ә киресенчә, иреннәремнән үпте. Ул миннән көләр, дөрес аңламас дип бик курыккан идем.
Без аның белән әнидән качып кына очрашырга килештек. Бу, әлбәттә, бала-чагаларча иде, әмма ниндидер адреналин бирде. Ниндидер шпион уеннары кебек, имеш, бөтен дөньясы безгә каршы, ә без тотылмас өчен бик сак кыланырга тиеш…
Шулай вакыт уза торды, әни берни дә сизмәде. Ә мине вөҗдан газабы кимерә башлады. Бу уенны озак уйный алмадым, әнигә барысын да сөйләдем. Әнинең мине күралмавын, миңа иң пычрак сүзләр белән кычкыруын теләдем. Шулай булса, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде. Әмма әнинең күз яшьләрен күргәч, үземне аңа караганда да ныграк күралмый башладым.
Әни минем белән атнадан артык сөйләшмәде, әмма соңыннан әкренләп үпкәсе, ачуы сүрелде бугай. Мине кичерүен әйтте. Бәлки кемдер өчен бу кыргыйлык булып тоелыр, әмма әни Айзатка минем егетем буларак безгә килеп йөрергә рөхсәт итте. Әни Айзат белән озак бергә була алмаячакларын аңлаган, чөнки аларның да рухи каршылыклары бик зур булган. Димәк, хәерлесе шул...