Нинди жестлар кешенең ялганлый икәнен күрсәтә?
Нинди жестлар кешенең ялганлый икәнен күрсәтә?
Кеше көн саен ялганлый һәм моны еш кына үзе дә сизми. Күпчелек ялган кешеләрнең кәефен бозмау максатынан уйлап табыла. Мәсәлән, кәефең ничек дип сораганда, зарланмас өчен, "яхшы", дибез. Бу язмада сүз мондый яхшы максатлардан чыгып әйтелгән ялган турында түгел, "чын ялган" турында барыр. Кешенең ялганын ачыклап буламы? Психологлар фикеренчә, була, чөнки кеше ялганлаган вакытта аның эчендәге каршылык ишарәләр рәвешендә аның чын йөзен ачып бирә. Әйдәгез, берничә жестны карап үтик.
1. Ялганлаганда кеше кулы белән колак алкасына тия. Мәсәлән, егетегез кичә дусты белән автомобиль төзәткәнен сөйли, ә үзе колагын кашый, ди. Чын дөреслек башкачарак булган дип уйларга кирәк.
2. Борынны кашу. Кешенең борыны кычытып та китәргә мөмкин, әмма иң мөһим вакытта борын очын кашый башласа, ялган көт тә тор!
3. Гадәти булмаган сәер елмаю. Тюбиктан теш пастасын сытып чыгарган кебек гадәти булмаган елмаю кешенең эчендәге каршылыкларны күрсәтә.
4. Кырыйда торган нәрсәгәдер тотынып тора (өстәл, урындык арты, ишек тоткасы). Дөрес, чәчәк букеты яки кулдагы сумка бу исемлеккә керми.
5. Чәчләрендә актарына. Кешенең чәчендә актарынуы дөреслекне яшерергә тырышуын күрсәтергә мөмкиню
6. Алдаган вакытта вакытта хатын-кыз үзен тәртипкә китерә башлый. Иреннәрен буйый, тиз һәм кискен хәрәкәтәр белән чәчләрен тарый.
7. Алдаган кеше яки читкә карый, яки киресенчә, бик тырышып күзгә туры карый.
8. Алдаган вакытта кеше кулын авызы яки бугазы янына китерә. Бу кешенең тамагы кибүе белән бәйле. Кытайда кеше дөресен сөйлиме икәнен белү өчен коры дөгене йотарга кушканнар - тамагы корыган кеше моны эшли алмаган.
9. Кеше алдаган вакытта гәүдәсе белән артка таба китә.
10. Иреннәрен яки тырнакларын тешли.
11. Иелеп. аяк киемен төзәтә башлый.
12. Гәүдә рәвешен еш үзгәртеп тора, утырган булса, утыргычы уңайсыз кебек кылана.
13. Йөткерәсе килмәсә дә, йөткерә. Бераз вакыттан соң, кешенең йөткерүе юкка чыга, чөнки ул бу хакта оныта. Ә йөткерү ялганны уйлар өчен эшләнә. Тәмәке тартучының төтенне озак итеп суыруы да ялган билгесе булуы бар.
14. Артка атлау яки аяктан аякка еш күченү.
15. Ирләр ялган вакытында суламыйча тора.
16. Ялганлаган кеше тавышын "көйли" алмый - акрын сөйләшә яки тавышын көчәйтә. Гадәттә, хатын-кыз ялагай тавыш белән сөйләшә башлый, ә ирләр кычкыра башлый, яки бүтән темага тавыш чыгара.