news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди язгы чәчәкләрне өзәргә ярамый?

news_top
Нинди язгы чәчәкләрне өзәргә ярамый?
Фото: «Татар-информ»

Россиянең Кызыл китабына яки аерым төбәкнең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне өзгән, шулай ук махсус саклана торган табигый территорияләрдә үскән үсемлекләрне җыйган очракта, юридик җаваплылык карала.

Аеруча саклана торганнар арасына язгы беренче чәчәкләр дә керә: умырзая, энҗе чәчәк (ландыш), зәгъфран (шафран), сәрдәнә (хохлатка), куян колагы (цикламен), Кавказ эт теше (кандык), җилдәк (ветреница), зәңгәр умырзая (печеночница) һәм башка үсемлекләр.

Кагыйдә бозучыга 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Закон буенча иң катгый җәза — 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Әгәр җинаять төркем белән кылынса, 6–9 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала, дип яза «Татмедиа» телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар