Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди хаталар аркасында хезмәт стажы югала?

news_top_970_100
Нинди хаталар аркасында хезмәт стажы югала?
Фото: © "Татар-информ"

Юрист Фатыйма Ногайлиева хезмәт стажын санаганда хаталар турында искәртә. Бу турыда «Челнинские известия» «Прайм» агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Пенсиягә чыгучы кешеләрнең кайсыберләре хезмәт стажы үзләре санаган еллар санына туры килмәвен күреп ала.

Беренче сәбәбе – Россия Социаль фонды программа тәэминатында техник төзексезлек, шуның аркасында стаж турында белешмә хисапта күренми.

Икенче сәбәп – эш бирүче СФРга дөрес белешмә бирмәгән. Бу күп очракта хезмәт хакы түләүнең «соры схемалары буенча» эшләүчеләргә кагыла. Эш бирүче иминият взносларын аз күләмдә түли, яки бөтенләй түләми. Димәк, пенсия коэффициенты да аз була, стажны суд аша расларга кирәк.

Өченче сәбәп – эш бирүченең ваемсызлыгы, ул социаль фондка белешмә бирүне уйламый да, эшли башлаган, декретка чыккан вакыт даталарын дөрес бирми. Бу очракта, хатаны төзәтсен өчен, эш бирүчене эзләргә, яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дүртенче сәбәп – 2002 елга кадәр хезмәт стажы хаталы итеп рәсмиләштерелгән булуы бар. Мәҗбүри пенсия иминияте системасына күчү 2002 елда булды. Бу очракта пенсионерга СФР мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәт кенәгәсен, хезмәт килешүләрен, приказлардан өземтәләрне, хезмәт хакы ведомостьләрен һ.б. алып килергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100