Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди витамин яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?

«Фолий кислотасын бик күп кабул итү капма-каршы эффект бирергә һәм яман шеш күзәнәкләре үсешен гадиләштерергә мөмкин», — ди галимнәр.

news_top_970_100
Нинди витамин яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?
https://pixabay.com

Америка галимнәре ачыклаганча, фолий кислотасы — В9 витаминын нормадан тыш куллану яман шеш күзәнәкләренең кискен үсә башлавына китерергә мөмкин. Бу турыда Daily Express басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Белгечеләр фикеренчә, фолий кислотасын зур дозада эчү иммунитет күзәнәкләренең активлыгын да киметергә мөмкин. Аны кайбер рецептур препаратлар белән дә эчәргә ярамый. Белгечләр ассызыклаганча, шул ук вакытта фолий кислотасы организмга тиешле күләмдә керү яман шешнең кайбер төрләреннән саклый. Чөнки ул күзәнәкләрнең яңаруында мөһим роль башкара.

«Фолий кислотасын бик күп кабул итү капма-каршы эффект бирергә һәм яман шеш күзәнәкләре үсешен гадиләштерергә мөмкин», — ди галимнәр.

Материалда искәртелгәнчә, В9 витаминын эчкәндә онкология барлыкка килү куркынычы минималь дәрәҗәдә, тик витаминнар эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Йөкле хатыннарга фолий кислотасы җитмәсә, яралгы үсешендә төрле тайпылышлар булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100