Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди витамин җитмәү коронавирустан кисәк үлемгә китерергә мөмкин?

Белгечләр фикеренчә, К витамины җитмәсә, ковид булганда үпкәләр ныграк зарарлана.

news_top_970_100
Нинди витамин җитмәү коронавирустан кисәк үлемгә китерергә мөмкин?
pixabay.com/ru

К витамины җитмәү коронавирус белән авырганда өзлегү китереп чыгарырга һәм кинәт үлемгә сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

Нидерланд һәм Бельгия галимнәре бу матдәнең коронавирус булганда ике төрле күрсәткече булуын аңлата. Беренчедән, ул эластик җепселләрне җимерелүдән саклый торган MGP аксымы эшчәнлеге өчен җавап бирә. Белгечләр фикеренчә, К витамины җитмәсә, ковид булганда үпкәләр ныграк зарарлана.

Моннан тыш, нутриент кан тамырларының эчке ягын чолгап алган күзәнәкләрдәге S аксымын блоклый һәм кан куеруны начарайта. Шул ук вакытта К витамины дефициты кан тамырларын зарарлый һәм тромблар барлыкка килә. Ә болар исә коронавирус булган очракта авыр өзлегүләр китереп чыгара һәм кинәт үлемгә китерә.

Белгечләр фикеренчә, К витамины ковид авыруы булганда мөһим роль уйный. Организмда бу матдәнең күләмен нормада тоту өчен күбрәк яшел төстәге яшелчәләр, майлы сырлар, сөт һәм ак май ашарга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100