
Тар борынлы биек үкчәле аяк киемендә бармакларның дулкынсыман урнашуы кан тамырлары һәм нервлар кысылуга һәм шуңа бәйле рәвештә аяклар ою, авырту, кан әйләнеше бозылуга китерергә мөмкин. Бу хакта «Газета.ру»га медицина фәннәре кандидаты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Пирогов университеты Хирургия институтының травматология, ортопедия һәм хәрби-кыр хирургиясе кафедрасы ассистенты Кирилл Казаков сөйләгән.
«Биек үкчәле (шпилькалы) аяк киеме гадәттә тар борынлы була, аны киеп йөргәндә, өченче бармаклар күтәрелеп тора, ә беренче һәм бишенче бармаклар аска бөгелә. Кыскача әйткәндә, бармаклар дулкынсыман урнаша», – дип аңлата табиб.
Белгеч әйтүенчә, үкчәләр табанның табигый биомеханикасын боза, авырлык үзәген күчерә һәм терәк нокталарын үзгәртә. Бу имгәнү куркынычын арттыра – буыннар тартылудан алып сынуга кадәр.
Аякның алгы өлешенә даими басым шулай ук бармакларның деформациясенә, тырнакларның эчкә кереп үсүенә, сөялләр барлыкка килүгә һәм яссы табанлылыкка китерергә мөмкин. Бигрәк тә беренче бармак интегә – вакыт узу белән вальгус деформациясе («сөяк») барлыкка килә ала.
Эксперт билгеләп үткәнчә, биек үкчә аякның алгы өлеше өчен генә түгел, урта һәм арткы өлеше өчен дә зарарлы. Мондый аяк киеме киеп йөрү табанның рессор функциясен боза.
«Бу функция бозылганда тез, оча-бот һәм башка буыннар авырулары барлыкка килергә мөмкин», – дип кисәтә Казаков.
Табиб, үкчәле аяк киеме кигән очракта, әкрен һәм вак адымнар белән йөрергә, бигрәк тә баскычларда игътибарлы булырга киңәш итә. Аяк авырта башлауга ук, уңайлы аяк киеменә күчегез, ди ул.