«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән
Яшь кияү кәләше янына дельфиннар белән йөзеп килгән.
Чаллыда бер пар никахларын үзенчәлекле рәвештә теркәгән. Алексей һәм Лиана Пешковларның бәйрәм тантанасы шәһәр дельфинариенда узган. Чөнки Алексей — дельфиннар тренеры. Сөйгәне белән язылышырга ул үзенең иң якын дуслары — дельфиннар белән бергә йөзеп килгән. Лиана да дельфинарий хезмәткәре. Бу хакта Чаллының Тантаналар сарае инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.
Борынгы һинд ышанулары буенча, Кама дигән мәхәббәт Алласының иң яраткан хайваны — дельфин булган. Шуңа күрә бу мөлаем җан ияләре гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония символы булып санала.
Инстачылар яшьләргә бәхет теләгән. , «Бик күңелле итеп үткәрдегез туегызны, сез булдырдыгыз! Ә дельфиннар безне баштанаяк су белән коендырды», «Мәхәббәтегез гомерлек булсын», — дип яза яшь парның дуслары.