news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди тирән эчтәлекле матур җыр» – Мурат Гайсиннан яңа җыр

news_top
«Нинди тирән эчтәлекле матур җыр» – Мурат Гайсиннан яңа җыр
Фото социаль челтәрдән

Мурат Гайсинның «Тартасы да тартасы» дигән тормышчан җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның авторлары – Оскар Усманов һәм Илһам Фазыйлов.

Тамашачылар тирән мәгънәле, эчтәлекле җырны яратып кабул итүләре турында комментарийларда язган.

«Нинди тирән эчтәлекле матур җыр», «Сүзләрен иҗат итүче, көен язучы һәм башкаручысы да – бер дулкында. Шуның өчен дә җыр күңел кылларын тибрәтеп, йөрәккә май, сихәт була», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырны тыңлаучылар.

«Сезгә иҗат уңышлары, бер җигелгән тормыш арбагызны сау-сәламәт булып, пар канатларыгыз каерылмыйча, бәхет-шатлыкка төренеп тартырга язсын», – дип теләгән җырчының иҗатын яратучы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар