Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди тел ул туган тел? Илсөя Бәдретдинова, Иван Җиһанов, Марина Иванова, Айгиз Баймөхәммәтов һ.б туган тел турында уйлана

21 февраль Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә. Ә нәрсә ул туган тел: тумыштан бирелгән телме ул, әллә фикер йөртә торган, сөйләшә торган телме? Ана телеңне начар белеп, чит телне яхшы белгән очракта, кайсысын туган тел дип санарга? Җәмәгать эшлеклеләре, танылган шәхесләр, галимнәр, язучыларның фикерләрен туплап, сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нинди тел ул туган тел? Илсөя Бәдретдинова, Иван Җиһанов, Марина Иванова, Айгиз Баймөхәммәтов һ.б туган тел турында уйлана

Илсөя Бәдретдинова: "Мин шаккатам: татар гаиләләрендә каян килгән нәрсә ул: “папасы”, “мамасы”, диләр"

Популяр татар җырчысы Илсөя Бәдретдинова өчен туган теле – татар теле. Ул аны “минем узганым, минем киләчәгем”, дип атады.

“Туган телеңне саклау өчен, үзең камил сөйләшергә тиешсең, мөмкин кадәр бу телне башкаларга да өйрәтергә тырышырга тиешсең. Бигрәк тә үз милләтеңдә булган, үз телен белми торган кешеләргә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, мин горурланып әйтәм: минем төркемдә 7 милләт вәкиле эшли. Һәм алар, каян булуга карамастан, Сириядәнме, Африкаданмы, Якутиядәнме - барысы да минем белән татарча исәнләшә. Мин машинага кереп утырдым, яки килдем, алар барысы да миңа: “Илсөя апа, исәнмесез!”, “Рәхмәт!”, “Хәерле кич!” диләр. Бу минем таләп. Алар Татарстан җирлегендә яшиләр, татар милләтенә концертлар куеп йөриләр: алар безнең телне ихтирам итәргә тиешләр, мөмкин кадәр белергә, үзләштерергә тиешләр”, - дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

Кешенең фикерләү теле - ата-ана теле булырга тиеш, дип саный Илсөя. "Мин урысча уйлыйм, аннары татарчага тәрҗемә итәм, диләр. Ә бу каян килә? Чөнки бәләкәй чактан ук бала русча сөйләшеп үсә. Аннан соң гына, башына акыл килгәннән соң гына, миңа татар телен өйрәнергә кирәк, ди, ләкин русча фикер рәвешен алыштыра алмый. Менә шушы булмасын өчен бәләкәй чактан ук гаиләдә татар телендә аралашу булырга тиеш. “Папа, мама” түгел, “әти, әни” булырга тиеш. 

Мин шаккатам: татар гаиләләрендә каян килгән нәрсә ул: “папасы”, “мамасы”, диләр. Бу "текәлек" күрсәтә торган нәрсәне аңлатамы әллә?! Бик текә буласың килсә, “әтием”, “әнием” дип өйрәтергә кирәк, “папасы”, “мамасы” дип түгел. 

Татар теленең "текә" тел икәнен яшьләргә өйрәтергә кирәк. 

Күпме генә сүкмәсеннәр, беренче чиратта, телне саклый торган нәрсә – ул татар эстрадасы, концертлар. 

Бүгенге көндә татар эстрадасында күп төрле юнәлешләр бар. Һәм гомерендә татарча белмәгән яшьләр әкренләп татар эстрадасына тартыла башлады”, - дип фикерләре белән уртаклашты Илсөя Бәдретдинова.

Марина Иванова: "Тел югалмасын өчен, сөйләшергә кирәк"

Татарстан Республикасындагы Удмурт автономиясе башкарма директоры Марина Иванова өчен туган теле  – удмурт теле. Марина Иванова удмурт телен дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белә. “Телне белү - үз-үзеңне тану өлеше. Телне белү кешегә чынбарлыкны тоярга ярдәм итә. Тел югалмасын өчен, беренче чиратта, туган телеңдә сөйләшергә кирәк. Туган тел – ул ата-ана теле”, - дигән фикер әйтте Марина Иванова.

Әсхәт Хисмәтов: "Безгә татарча сөйләшергә курыкмаска кирәк"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Туган телем - ата-анам теле, әби-бабам теле. Мин татар кешесе, татар телен белергә тиеш. 

Бер мәҗлестә Җәлил хәзрәт Фазлыевка сорау бирделәр: татар теле өчен ничек көрәшергә? Ул халык алдында болай диде: “Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, татарча сөйләшергә кирәк”. Мин моның белән килешәм. Безгә татарча сөйләшергә курыкмаска кирәк. Безне беркем кысмый, үз телебездә сөйләшергә тиешбез”, - диде халык артисты. 

“Мәктәпләрдәге татар теле дәресләре белән булган хәлгә килгәндә, монда үзебез вәзгыятьне кире якка борып җибәрдек дип саныйм. Рус баласының татар телен укыйсы килми икән - укымасын, ә татар балалары татар телен мәҗбүри укырга тиеш. 

Элек мин яшәгән подъезда өченче этажда Ирина Николаевна исемле рус хатыны яши иде. Шулай да татар телендә ул безне “сатып җибәрә” иде. Ул бит теләктән генә тора. Теләми икән, рус баласын көчләп укытырга кирәкми, ә татар баласына татарча мәҗбүри укытырга кирәк”, - дип сөйләде Әсхәт Хисмәтов.

Илшат Сәетов: "Телне берничек тә пычратып булмый. Тел я үсә бара, я үлә бара"

Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның туган теле - татар теле. 

Туган телем булганга, татар телен белү минем өчен мөһим. Бу күбрәк хисси әйбер. Икенчедән, туган телемне белгәнгә, мин аңарда иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен, әдәбиятны укый алам. Бу минем эчке дөньяны баета. Өченчедән, аны белү минем эшемә бә тәэсир итә. Мин Төркияне тикшерәм, татар телен белү бу очракта плюс булып тора. Тагын бер әһәмияте: мин Мәскәүдә яшим, татар телен белү мине калганнардан аерып тора”. - диде Сәетов.

Туган телне яраткан кеше аны югалудан да, пычранудан да саклар өчен нәрсә эшләргә тиеш, дигән сорауга галим: “Телне берничек тә пычратып булмый. Тел я үсә бара, я үлә бара”, - дип җавап бирде. 

“Телне саклауның төрле дәрәҗәләре бар, мәсәлән, аерым кеше дәрәҗәсендә, җәмгыять дәрәҗәсендә, дәүләт дәрәҗәсендә. Төрле яктан саклау ысуллары бар. Шәхсән үзем татарча укырга, кешеләр белән аралышырга, татарча әсәрләр иҗат итәргә, татар булуны онытмаска тырышам”, - дип аңлатты Илшат Сәетов. 

“Туган тел кайсы телне атарга: ата-ана теленме, әллә кешенең фикерләү теленме?” дигән сорауга Илшат Сәетовның җавабы - кеше кайсы телне туган теле дип атый, шул туган тел була . “Моңа объектив караш була алмый. Кешенең башына кереп, син татарча уйлагансың, син русча уйлагансың дип тикшереп булмый. Мохит тә мөһим әйбер. Кеше, мәсәлән, Петербургта яши һәм телне кайгырта, аның өчен борчыла. Кемдер авылда яши, ә тел өчен эшләгәне юк, чөнки, татар мохите булгач, ул татарча сөйләшә. Монда ничек дип бәяләргә?” – дип аңлатты фикерен галим.

Сәлим Сусаев һәм Артём Носков: "Тел халкың белән аралашу һәм мәдәниятне яхшырак аңлау өчен кирәк"

"Татарстан Республикасының "Вайнах” чечен милли-мәдәни автономиясе" җитәкчесе Сәлим Сусаевның туган телечечен теле, ул чечен теленең сөйләм телен белүен әйтте. “Телне белү халкың белән аралашу өчен мөһим. Туган телеңдә аралашырга кирәк. Туган тел ул ата-анаң теле һәм шул телдә уйлыйсың да, фикерлисең дә”, - диде Селим Сусаев.

"Татарстан Республикасының чуваш милли-мәдәни автономиясе" яшьләр сәясәте җитәкчесе урынбасары Артём Носков милләте буенча чуваш, чуваш телендә иркен сөйләшә. “Тел мәдәниятне яхшырак аңлау өчен кирәк. Көнкүрештә исә телне белү өстәмә телне өйрәнергә ярдәм итә. Мәсәлән, чуваш телен белеп, татар телен, төрек телен өйрәнү җиңелрәк. Телне белү милләтәшләр белән аралышырга ярдәм итә. Беренче чиратта туган телеңдә сөйләшергә кирәк. Аны көнкүрештә куллану мөһим: мәсәлән, милләтешең белән социаль челтәрләрдә туган телеңдә язышырга була”, - диде Артем Носков. 

Айгиз Баймөхәммәтов: "Туган тел ул олы буын белән бәйләнеш"

Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның туган теле – башкорт теле. Айгиз туган телен белә, әмма оныткан чагы булганын да әйтте. “Әти-әни үлгәч, безне Белорецк каласына приютка озаттылар. Ә анда барысы да русча сөйләшә. Ике ай эчендә без “урыс”ка әйләндек. Туганнарыбыз безне күрергә килгәч, зур трагедия булды: алар безгә башкортча мөрәҗәгать итә, ә без русча җавап бирәбез. Туганнар аптырый... Аннан соң башкорт каласына күчеп, телебездә сукалый башладык”, - дип сөйләде Айгиз.

“Туган тел ул олы буын белән бәйләнеш, алар аша гореф-гадәтләр күчүе. Үз телеңне белү - милли горурлык, ата бабаңа хыянәт итмәү. Мәсәлән, сезнең исем Фәрит, ә сине Фёдор диләр. Телеңне һәм нәселеңне шуңа алыштырасыңмы? Туган телеңне белү - миллилекне эзләү”, - дип фикерләрен җиткерде башкорт язучысы. 

Айгиз Баймөхәммәтов телләрне ни өчен белергә кирәк дип саный? “Башкорт та, татар да - төрки халыклар. Ә төрки телдә 250 миллионлап халык сөйләшә. Рәсәйдә дә ул тиклем сан юк! Ягъни үз телеңне белү күпме җирдә аралаша алу, аңлашу, туганлашу мөмкинлеген бирә. Мин бик күп илләрдә булдым, нәкъ үз телемне белгәнгә күрә бөтен Урта Азияда, башка илләрдә мине аңлаган, якын күргән дусларым бар. Безгә тәрҗемәче дә кирәкми!” - дип аңлатты ул.

“Үз телең өчен балаңда, якыннарыңда горурлык тәрбияләргә кирәк. Ягъни “прививка” ясарга - “авыру” килә икән, ул аны кире кайтара . Күп гаиләдә шул “прививка” юк. Шуңа, калага килгәч, Мәрьям Машага әйләнә. Баланы бишектә тибрәткәндә "баю баюшки баю" дип түгел, ә "йокла, балам, матурым " дип көйләргә кирәк”, - дигән фикерләре белән уртаклашты Айгиз Баймөхәммәтов.

Иделия Марс: "Кеше тормышында үзе теләгән телләрне кулланырга ирекле"

Америкада яшәүче татар җырчысы Иделия Марс телләр белү кешегә өстәмә үсеш бирә дип саный. "Татар телен белү миңа булышты. Белгәнгезчә, мин Америкада яшим һәм, җирле акцентны өйрәнгәндә, татар телен белү миңа ярдәм итте, чөнки татар телендәге авазлар инглиз телендә дә бар", - диде Иделия.

Туган телне саклау нияте бар икән, гаиләдә сөйләшергә, балаларыңа өйрәтергә, мәктәпләрдә укытырга кирәк, ди җырчы. "Шулай да мин Америкада яшим, мин татар телендә сөйләшә алмыйм. Кеше һәр көн тормышында нинди телне тели, шул телне кулланырга ирекле”, - диде ул.

Композитор Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов

Иван Җиһанов туган теле дип дәүләт телен саный. Нәҗип Җиһанов улы татар телен көнкүрештә аралашырлык белә һәм туган телне белү гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне саклау өчен мөһим дип саный. 

Телне югалудан саклау мәсьәләсенә килгәндә, Иван Җиһанов бу хакта кеше түгел, дәүләт уйларга тиеш, ди. “Кеше бу хакта махсус уйланырга тиеш түгел. Бу я табигый процесс, я мәҗбүр итү, тагу. Мәҗбүр итү иртәме-соңмы милләтчелеккә китерәчәк”, - дип әйтте Иван Җиһанов. 

“Кайсы телдә фикер йөртүең дә бүгенге җәмгыятьтә мөһим түгел. Дәүләт телен белеп, тормышта үз урыныңны табарга кирәк, ә әни-әти телен саклау – бу гореф-гадәт кебек, мәдәни гадәтләрне саклауда булышлык. Аз санлы халыкларның телен саклау мөһим эш, ләкин ул җәмгыять һәм мәдәният үсешендә чик тудырмаска тиеш”, - дип билгеләп үтте ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100