news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди төстәге йомырканы ашарга ярамый?

Йомырканың төсенә карап, андагы кальций микъдарын чамаларга була.

news_top
Нинди төстәге йомырканы ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Табиб-диетолог Елена Соломатина аңлатканча, йомырка кабыгының төсе тавыкның каурыйлары төсенә бәйле. Ул йомырканың сыйфатына бәйле түгел. Коңгырт төсле йомырка кабыгы ныграк була. Йомырканың төсенә карап, андагы кальций микъдарын чамаларга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Әгәр пешергәндә кабыгы ярылмасын дисәң, коңгырт төсле йомырка алырга кирәк. Йомырка тәбәсе өчен нинди төстәге йомырка алсаң да ярый», — ди белгеч.

Кабыгында зәңгәрсу төсмерләре булган йомырка тавыкның начар тукланганын аңлатырга мөмкин. Тавыкка кальций җитмәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә йомыркада кальций азрак була.

Соломатина сүзләренчә, кабыгында караңгы таплар булган, төсе тигез булмаган кабыклы йомырканы ашамау хәерле. Бу йомырканың бозылган булуын аңлатырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар