news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди төсле машиналарны ешрак урлыйлар?

Машинаны өй каршыннан, хуҗасы сәяхәткә киткән чакта, парковкадан урлыйлар.

news_top
Нинди төсле машиналарны ешрак урлыйлар?
Салават Камалетдинов

Иминият компаниясе вәкилләре сүзләренчә, караклар күзгә бәрелеп тора торган төсле машиналарны сайламый. Гадәттә, алар ак яки кара модельләрне урлый. Бу турыда белгечләргә сылтама белән РИА Новости язды.

60 процент очракта караклар хуҗасы өе янында парковкада калдырган машиналарны алып китә. Гаризаларның күбесендә хуҗа кеше иртән өйдән чыккач яки сәяхәткә барып кайткач машинасын таба алмавын хәбәр итә. Аерым очракларда арендага алып торылган машиналарны урлыйлар.

«Нигездә (80 процент очракта) урланган машиналар кара яки ак төсле. Калган караклар көмешсыман яки соры машиналарны алып киткән», — ди белгечләр.

Елның беренче яртыеллыгында иң күп урланган машина Hyundai Sonata, аннары BMW 730d, өченче урында — Lexus LX 570. Сирәк урланган машиналар Nissan Terrano, Kia Sportage, Kia Optima, Hyundai Solaris һәм Skoda Rapid, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар