Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди тәмләткечләр гомерне озынайта?

Дәвалану өчен кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшегез.

news_top_970_100
Нинди тәмләткечләр гомерне озынайта?
https://pixabay.com

Кайсыбер тәмләткечләр яман шеш, шикәр авыруы, башка чирләр барлыкка килү куркынычын киметә, шулай итеп гомерне озынайта. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Статья авторы Джессика Ниббс шундый өч тәмләткечне атаган. Шуларның берсе куркумин — яман шеш һәм олыгайгач барлыкка килә торган авырулар ихтималын киметә.

«Куркумин липидларның перекисьле оксидлашуы хисабына гомерне озынайта, антиоксидантлар активлыгын арттыра», — ди ул.

Бер ай дәвамында көн саен дүрт грамм куркумин файдаланган кешеләрне тикшергәч, аларның 40 процентында туры эчәктә яман шешкә әверелергә мөмкин булган яралар кимегән.

Корица икенче типтагы шикәр авыруы булганда канда шикәр микъдарын киметергә, ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә. «Тикшеренү күрсәткәнчә, корица экстракты яман шеш күзәнәкләре таралуны киметә, аларның һәлак булуына китерә», — ди автор.

Яман шешләр белән көрәштә корица маен да файдаланалар.

Шалфей баш мие эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта. Аеруча Альцгеймер авыруы вакытында. Шалфей шулай ук йөрәк авыруларын профилактикалау өчен дә файдалы, диелә бу хәбәрдә.

Алда искә алынган тәмләткечләрне дәвалану өчен кулланыр алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100