news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди сүзләр сөйләү гайбәт була?

news_top
Нинди сүзләр сөйләү гайбәт була?
Фото: © «Татар-информ»

Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү ислам динендә олуг гөнаһ булып санала. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый.

Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүче», – дип җавап бирәләр.

Һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була», – дип аңлата.

Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» – дип әйтәләр.

Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса – аңа яла яккан буласың», – дип әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар