Пәйгамбәр (с.г.в.) Җәбраилдән сорады (а.с.):
– Әй Җәбраил! Кыямәт көнендә кешеләр нинди хәлдә һәм кайда булыр?
Җәбраил фәрештә җавап бирде:
– Әй Мөхәммәд! Кыямәт көнендә кешеләр гөнаһлардан пакь булган ак җирдә булачаклар. Кешеләр бу җирдә булганда, җәһәннәм коточкыч ыңгырашу тавышы чыгарыр, бу тавыштан куркып, фәрештәләр Әл-Аршка (өстендә Аллаһ торучы иң югары урын, ул бар нәрсәне колачлый һәм бөтен дөнья өстендә тора) сыенырлар, һәркайсы: «И Раббым! Коткар мине!» – дияр.
Ул көнне таулар, җәһәннәм ялкыныннан куркып, йонга охшап калырлар. Әй Мөхәммәд! Кыямәт көнендә җәһәннәм китерелер, аның җитмеш мең тезгене булыр, һәр тезгенгә җитмеш мең фәрештә беркетелер, алар җәһәннәмдә газапларлар. Җәһәннәм Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә каршында туктар. Аллаһы Тәгалә әйтер:
– Әй җәһәннәм, сөйлә!
Җәһәннәм әйтер:
– Лә иләһә илләЛлаһ! Синең бөеклегең белән ант итеп әйтәм: синең мәрхәмәтең белән бирелгән мал-мөлкәттән файдаланып та кәфер булып калган кешеләрдән, Сиңа тиңдәш кылган кешеләрдән, һичшиксез, үч алырмын. Бу кешеләр минем өстә урнашкан Сират күпере аша үтә алмаячак. Аңа узарга мөмкинлек биргән әйбернең иясе генә узачак.
Шуннан соң пәйгамбәр (с.г.в) сорады:
– Әй Җәбраил! Җәһәннәмнән котылу нәрсә ул?
Җәбраил җавап бирде:
– Әй Мөхәммәд! Синең өчен шатлык: әгәр синең өммәтең исән чагында ихлас күңелдән «Лә иләһә илләЛлаһ Мөхәммәдур рәсүлүЛлаһ» дип әйтсә, Сират күпере аша чыга алачак.
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) моңа бик шатланды һәм әйтте:
– Әлхәмдулилләһ, минем өммәтемнең Сират күпере аша чыгарга ярдәм итәрлек нәрсәсе бар.