news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди сүзләр әйткән кешегә фәкыйрьлек килмәс?

news_top
Нинди сүзләр әйткән кешегә фәкыйрьлек килмәс?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында фәкыйрьлек килмәсен өчен киңәшләрен бирә.

«Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтергә кушкан әлеге зикер сүзләренә игътибар бирик әле: لا حول ولا قوة الا بالله العلي العظيم

Укылышы: «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм» («з» хәрефе сакау итеп укыла – ред.).

Мәгънәсе: «Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр».

Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Берәү көненә 100 тапкыр «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм» сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс», – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья).

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, уңышлы эш атналары теләп калам! Зикер, дога сүзләре телебездән төшмәсен иде, алар ике дөнья бәхет-сәгадәтебез өчен дә мөһим булып тора», – дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар