Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди смартфон кулда шартларга мөмкин?

Шартлауның сәбәпләре — смартфонның озак зарядкада булуы, су белән контактка керүе яисә бәрелүе, диде эксперт.

news_top_970_100
Нинди смартфон кулда шартларга мөмкин?
https://pixabay.com/ru/

Батарейкалары белән проблемалары булган теләсә кайсы смартфон кулда шартлый ала. Шартлауның сәбәпләре — смартфонның озак зарядкада булуы, су белән контактка керүе яисә бәрелүе. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Интеллектуальный резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Samsung компаниясе смартфоннары еш шартлый. Әлеге компнаия моны үзе дә таный. Шулай ук кулланучылар кулларында Apple продукциясе — айфоннар гына түгел, айпады да шартлату очракларын әйтә», — дип билгеләп үтә эксперт.

Шартлау булмасын өчен берничә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Беренчедән, җайланманы җылытырга һәм бөкләргә ярамый — бу батареяга зыян китерә, дип кисәтә ул.

Шартлау сәбәбе - озакка сузылган зарядка һәм тиешле булмаган зарядка җайланмасын куллану. Шулай ук  смартфонның су белән контактка керергә тиеш түгел, шулай ук аның каты өслеккә төшүенә юл куярга ярамый. Болар барысы да батареяга зыян китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100