Табиб нинди билгеләр булганда онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткән. Бу турыда «РИА Новости» яза.
Түбәндәге симптомнарны сизсәгез, табибка күренү хәерле:
- күкрәк бизендә каты урыннар барлыкка килсә,
- миң (родинка) үзгәрсә,
- тизәктә кан яки лайла барлыкка килсә,
- кисәк кенә ябыксаң.
Әгәр авырту билгеләре барлыкка килсә, чираттагы диспансеризацияне көтеп торырга кирәкми, тиз арада яшәү урыны буенча табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.