Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди шампунь яман шеш китереп чыгара?

news_top_970_100
Нинди шампунь яман шеш китереп чыгара?
"Татар-информ" архивы

Онколог яман шеш китереп чыгара торган куркыныч шампуньнәр турында аңлаткан. Аларны бик сирәк кулланырга ярый. Бу турыда РИА Новости яза.

Блохин исемендәге Онкология фәнни-медицина-тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Игорь Самойленко сүзләренчә, коры шампунь составында бензол була, шуңа күрә ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

Бу ингредиент канцероген санала, аның парларын сулаганда, тән тиресенә тигәндә, шешләр үсеше куркынычы булуы ихтимал. Бензол парга әйләнүчән, аны сулаганда – югары сулыш юллары һәм үпкәләрдә, тәнгә тигәндә, тән тиресендә яман шеш барлыкка килергә мөмкин.

Организмга канцероген йогынтысын киметергә кирәк. Коры шампунь җитештерүчеләр, гадәттә, бензол булуын савыт тышында күрсәтә. Шуңа күрә бу әйберне куллануны чикләргә, составында бензол булмаган гади сыек шампунь кулланырга кирәк, ди белгеч.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100