Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди сүзләр низаг китереп чыгара?

Кешеләр белән аралашкан чакта кайбер сүзтезмәләр тискәре хисләр тудыра.

news_top_970_100
Нинди сүзләр низаг китереп чыгара?
https://pixabay.com

Коммуникацияләр, хисләрне һәм кешенең тәртибен «уку» буенча белгеч Светлана Пешенькова низаг китереп чыгара торган сүзтезмәләр турында сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бөтен кеше өчен дә универсаль фразалар юк. Ләкин «коммуникация вакытында негатив төсмер бирә торган тармаклар» бар. 

«Әйе инде, әйе, әлбәттә», «мин дә шулай уйлаган идем» кебек сүзтезмәләрдә агрессия чалымнары булуы бар. Белгеч сүзләренчә, бу сүзләрне ишеткән кешедә эчке канәгатьсезлек хисе туа, аларның намусына басым ясау яки кызгандырасы килү хисе барлыкка килә.

Сорамаган килеш киңәш бирү һәм каршы җавап әйтү дә әйбәт түгел. Берәр әйбергә фикереңне белдерергә теләгән очракта, «Син ишетергә теләсәң, мин сиңа җавап әйтә алам» кебек сүзләрне куллану хәерле. Әгәр кеше тыңларга теләк белдерсә, дәвам итәргә була, ди белгеч.

«Син тиеш» кебек формулировка гаепләү интонациясе белән әйтелсә дә низаг чыгарга мөмкин. Моның урынына «Миңа шулай тоела» яки «Без башкачарак эшләп карыйк» кебек сүзләр куллану хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100