Нинди ризыкны суыткычта тотсаң, файдасы арта?
Белгечләр пешкән дөгене 24 сәгать суыткычта тотарга киңәш итә.
Суыткычта саклау ризыкларны начарландырырга да, яхшы үзлекләрен барлыкка китерергә дә мөмкин. Яхшы үзлекләр ашказаны һәм эчәклек авыруларын булдырмас өчен ярдәм итә. Бу турыда кытай галимнәре ачыклаган, дип яза РИА Новости Кытай басмасына сылтама белән.
Куркыныч канцерогеннар бүлеп чыгара торган ризыклар арасында яшел яфраклы яшелчәләрне, диңгез ризыкларын, салкын яшелчә ризыкларын, пешеп җитмәгән йомыркаларны атыйлар. Аларда нитритлар барлыкка килә.
Ә пешкән дөгенең файдалы үзлекләре, киресенчә, салкында тагын да арта. Бер төн эчендә суыткычта торган пешкән дөгедә тотрыклы крахмал арта, ул кешегә шактый проблемаларны җиңәргә ярдәм итә.
«Тотрыклы крахмал акрын эшкәртелә һәм сеңә, шуңа күрә ул канда шикәр микъдарын тиз арттырмый, шулай итеп аны көйләүгә яхшы йогынты ясый. Мондый крахмал туенганлык хисе бирә, бу диабетиклар, гипертониясе булган, симез кешеләр өчен дә файдалы», — ди белгечләр.
Бу матдәнең тагын бер файдалы үзлеге бар. Ул эчәклек яман шешен профилактикалый. Крахмал белән эчәклектәге бактерияләр арасында реакциядән соң майлы кислота барлыкка килә. Ул эчәклек иммунитетын ныгыта, яман шеш процессы барлыкка килгән очракта, яман шеш күзәнәкләренә тәэсир итә, аларның үсешен бастыра һәм үтерә, диелә бу хәбәрдә.
Пешкән дөгедән файда алу өчен, аны 3-5 минут томалап торганнан соң, бүлмә температурасына кадәр суынганын көтмичә, суыткычка куярга кирәк. Бер көн суытылган дөгедә тотрыклы крахмал микъдары 4тән 14 процентка кадәр арта.
Шуңа күрә 24 сәгать суытылган дөге ашау хәерле, диелә бу хәбәрдә.