Этилен бүлеп чыгара торган яшелчә, җиләк-җимешләрне бу матдәгә сизгер булган ризыклар белән бергә сакларга ярамый. Бу хакта химия фәннәре кандидаты, А.Н. Реформатский исемендәге РТУ МИРЭА органик булмаган химия кафедрасы доценты Андрей Дороховка сылтама белән Радио 1 сайты яза.
Этилен – табигый фитогормон, аны күпчелек яшелчә һәм җиләк-җимешләр өлгергән вакытта бүлеп чыгара. Бу газ якындагы ризыкларның бозылуын тизләтә һәм кайбер җимешләр аның төп чыганагы булып санала.
Иң күп этилен бүлеп чыгара торган ризыклар арасында алма, авокадо, банан, груша, абрикос, персик, слива һәм кавын бар. Бу газга иң сизгер ризыклар – кыяр, брокколи, чәчәк кәбестә, яфраклы яшел үләннәр, бәрәңге, кишер һәм суган.
Ризыкларның саклану вакытын арттыру өчен аларны ике категориягә бүләргә кирәк: этилен бүлеп чыгара торганнары һәм аңа сизгер булганнары. Моннан тыш, ризыкларны свежий килеш саклауга ярдәм итә торган башка кагыйдәләр дә бар. Белгечләр герметик контейнерлар һәм төргәкләр кулланырга киңәш итә. Бу ризыкның һава белән элемтәсен киметергә һәм әчү процессларын тоткарларга булыша. Шулай ук оптималь температура режимы да мөһим: суыткычта – 0 – 4 градус, ә туңдыргычта якынча -18 градус булырга тиеш.