Кайбер ризыкларны суыткыч ишегендә саклау аларның тизрәк бозылуына китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатинага сылтама белән «Радио 1» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, иң элек сөт һәм йомыркага зыян килә, чөнки суыткыч ишеге еш ачылып ябылганда температура даими үзгәреп тора. Шуңа күрә бу ризыкларны суыткычның эчке киштәләрендә саклау яхшырак.
Белгеч шулай ук йомырканы саклау үзенчәлекләренә тукталган.
«Әгәр йомыркаларны юмаган килеш калдырсаң, аларның кабыгында сальмонелла бактерияләре булырга мөмкин. Вакыт узу белән алар йомырка эченә дә үтеп керә ала. Пешергәндә бактерияләр үлсә дә, йоктыру куркынычы саклана. Ә инде йомырканы суыткычка куйганчы юсаң, аларның саклану вакыты кыскара», — дигән Соломатина.
Ул шулай ук суыткыч ишегендә ит һәм фарш, колбаса, йомшак сырлар, әче сөт ризыклары сакларга киңәш итми.
Гастроэнтеролог Екатерина Кашух эссе көннәрдә эчәклек инфекцияләре артуын билгеләп үткән. Моның сәбәбе — авыру китереп чыгара торган бактерияләрнең югары температурада күпкә тизрәк үрчүе.
«Бу яктан иң куркыныч продуктлар — тиз бозыла торган ризыклар: сөт, ит, балык, әзер ашамлыклар һәм кремлы кондитер әйберләре. Саклау шартлары берничә сәгатькә генә бозылса да, куркыныч күләмдә бактерияләр җыелырга мөмкин. Шул ук вакытта ризыкның тышкы күренеше яки исе үзгәрмәскә дә мөмкин», — дип аңлаткан табиб.
Моннан тыш, агулануның еш очрый торган сәбәпләре арасында пычрак куллар, юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук шикле чыганаклардан алынган су да бар.
Әгәр күңел болгану, эч китү яки косу башланса, үзлегеңнән дәваланмаска, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.