Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыкларны суынганчы ашарга кирәк?

news_top_970_100
Нинди ризыкларны суынганчы ашарга кирәк?
"Татар-информ" архивы

Кайсыбер ризыкларны салкын килеш ашамау хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Майда кыздырылган әйберләр – балык, ботка, яшелчәләр бары тик бүлмә температурасында булганда ашалырга тиеш. Әгәр ризык салкын булса, майлар кеше организмында таркала алмый. Шуңа күрә ашказанында дискомфорт барлыкка килә. Ак ит – балык, тавык суынса, алар ашказанында эшкәртелми. Алар шунда ук эчәклеккә китә, аксым үзләштерелми кала.

Кызыл ит – сарык итеннән пешерелгән ризыклар кайнар килеш тә бик авыр үзләштерелә, ә ит суынса, ул бөтенләй диярлек эшкәртелми. Суынган ит кисәге нечкә эчәклеккә бактерияләре белән бергә үтеп керә. Шуңа күрә тукымалар бик озак эшкәртелә, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге кыенлаша. Ризыклар чери башлый һәм зарарлы газлар бүленеп чыга.

Ашлар күбесенчә ит шулпасында пешерелә, итсез аш булса да – аларда яшелчәләрдән кыздырылган әйберләр була. Суынган аш – организм өчен бик авыр эшкәртелә торган ризык. Хайван аксымнары файдалы компонентларын тулысынча биреп бетерми. Шуңа күрә кешенең авырлыгы арта.

Салкын һәм җылы ризыкларны бергә ашамау хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100