Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыкларны “микроволновка”да җылытырга ярамый?

Нинди ризыкларны “микроволновка”да җылытырга ярамый?

news_top_970_100
Нинди ризыкларны “микроволновка”да җылытырга ярамый?

Микродулкынлы мич һәр кешенең өендә бар. Ләкин дулкыннар астында җылынган вакытта ризыктагы барлык файдалы матдәләр юкка чыга. Алай гына да түгел, хәтта ризык куркыныч тудырырга да мөмкин, дип яза "Аргументы и факты" газетасы. 

СВЧ-мичләр куркынычсыз җиһаз булып саналса да, аның дулкыннары ризыкларның составын үзгәртергә мөмкин. “Микроволновкада җылытылган бер төшке аштан беркем үлми. Ләкин 10 ел дәвамында мондый төшке ашлар, үзгәртелгән ризыклар организмда авырулар өчен уңай тирәлек барлыкка китерә ала. Мәсәлән, ашказаны-эчәк тракты авырулары булырга мөмкин”, - дип саный диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина.

Микродулкынлы мичнең төп детале – магнетрон. Ул 2450 МГц ешлыктагы микродулкыннар барлыкка китерә. Алар ризыктагы су молекуласына тәэсир итә. Алар әйләнгән вакытта җылына һәм ризыкларны да кайнар итә. 

"Ризыкта бик күп диполь молекулалар бар. Аларның бер башында уңай электр заряды, ә икенче башында тискәре заряд. Бу аксым, май һәм шикәр молекуласы. Ләкин су молекуласы төп диполь булып тора, - дип дәвам итә белгеч. – Гадәттә молекулалар теләсә ничек урнашкан. Әмма магнетрон аларны көч линияләре буйлап, “плюс” белән бер якка, “минус” белән икенче якка юнәлдереп урнаштыра. Кыр каршы якка юнәлешен үзгәртсә, молекулалар шундук 180 градуска әйләнә. Бер дулкын эчендә кыр 2 тапкыр әйләнә, нәтиҗәдә бер секунд эчендә 4 900 000 000 тапкыр! Микроволновка молекулаларны гаять зур тизлек белән “мәтәлчек атарга” мәҗбүр итә. Ә ризыктагы су һәм молекулалары башка молекулалар арасындагы ышкылу аларны өзә һәм үзгәртә”.

Мәсәлән, микроволновкада җылытылган бозау итендә бик күп күләмдә d Nitrosodienthanolamines концерогены барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук май, протеин, витамин молекуласы структурасы үзгәрә, бу күзәнәкләр деструкциясе китереп чыгара. 

“Микродулкынлы мичтә җылытылган күкрәк сөте һәм балалар өчен булган сөт катнашмалары иң зур куркыныч тудыра”, - ди Марият Мухина. – Бу сөт һәм сөт катнашмалары составына керүче L-пролин аминокислотасы микродулкыннар тәэсирендә d-изомерларга әверелә. Соңгысы исә, нейтротоксик (нерв системасын зарарлый) һәм нефротоксик (бөерләр өчен агулы). Җылытканнан соң бала агулы ризык ашый”.

Микродулкынлы мичтә берничә минут җылынганнан соң бөрлекле культуралардан әзерләнгән боткалар да канцерогеннар белән тулылана. Аларда молекулалар ышкылган һәм электрон аерылган вакытта ирекле радикаллар барлыкка килә. “Ирекле радикаллар – вампир-молекулалар, алар ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасындагы сәламәт күзәнәкләр барәбәренә югалган электронны торгыза”, - дип сөйли Марият. – Статистика да борчулы: ашказаны-эчәклек органнары авыруларыннан үлүчеләр 2017 елда 100 мең кеше өчен 63,3кә арткан. Бу 2012 елда вафат булучыларга караганда 28,1 процентка артык, ягъни 100 мең кеше өчен 49,4". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100