Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыкларны микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый?

news_top_970_100
Нинди ризыкларны микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кабыгы яки тышлыгы калын булган продуктларны микродулкынлы мичтә җылытмау хәерле. Җылыта башлаган очракта, кабыкны яки тышлыкны тишәргә кирәк. Бу – сосиска, колбаса, помидор, алма.

«Температура тиз күтәрелү нәтиҗәсендә ризык эчендә басым һәм күләм арта, бу – тышлыкның бөтенлеген боза, һәм шартлау булырга мөмкин», – ди РОСБИОТЕХ университетында кафедра җитәкчесе Дмитрий Куликов. Ул бу темага «РИА Новости»га сөйләгән.

Пешкән йомырканың кабыгын чистартып, кисәкләргә бүлеп кую хәерле.

Чи йомырканы микродулкынлы мичкә куярга ярамый.

Мондый мичтә итне еш җылытырга ярамый, бу – йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгаруы ихтимал. Итле ризыкларны җылытканда аның составында холестерин оксидлашу продуктлары барлыкка килә.

Җиләкләрне микродулкынлы мичкә куйсаң, С витамины бетә, бөртекле ботка, мюслида зарарлы матдәләр – ирекле радикаллар барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100