Коллаген – кеше организмының төп төзелеш материалы булган аксым. Ул тән тиресенең эластиклыгын, буыннарның хәрәкәтчәнлеген һәм сөякләрнең ныклыгын тәэмин итә. Яшь барган саен организмда ул әкренрәк ясала, һәм бу – картаюның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Коллаген запасын саклау өчен дөрес туклану, актив тормыш алып бару һәм зыянлы гадәтләрдән баш тарту кирәк. Бу турыда «АиФ» яза.
Механотерапия үзәге җитәкчесе Владимир Бондаренко aif.ru белән әңгәмәсендә аңлатканча, табигый коллаген хайван продуктларында була: кош, балык, сыер ите, йомыркада. Шулай ук сөяк шулпалары, дерелдәвек (холодец), мармелад кулланырга киңәш ителә. Өйдә желе ясап, аны көненә 40-50 грамм ашау файдалы.
Икенче мөһим төркем – коллаген ясалуны стимуллаштыручы ризыклар. Организмга моның өчен «төзелеш материалы» (аминокислоталар) һәм «ярдәмчеләр» (витаминнар, минераллар) кирәк.
Коллаген – аксым, шуңа күрә аны синтезлау өчен, аеруча, глицин, пролин һәм лизин мөһим. Алар түбәндәге ризыкларда күп.
Ит, кош ите, балык: майсыз сыер ите, тавык, күркә, йомырка, тунец.
Кузаклылар: соя, тофу, фасоль, ясмык, ногыт.
Орлыклар һәм чикләвекләр: миндаль, әстерхан чикләвеге, чиа орлыгы, кабак төшләре.
C витамины: бу витамин аминокислоталарны коллаген җепселләренә тоташтыру процессында хәлиткеч әһәмияткә ия.
Җиләк-җимешләр: әфлисун, лимон, грейпфрут, киви, җир җиләге, кура җиләге, кара карлыган, манго.
Яшелчәләр: болгар борычы (аеруча кызыл һәм сары), брокколи, чәчәкле кәбестә, брюссель кәбестәсе, помидор.
Минераллар
Цинк – коллаген җитештерүдә катнашучы ферментлар өчен кирәк. Чыганаклары: диңгез моллюсклары (устрица), кызыл ит, ясмык, ногыт, кабак төшләре, шпинат.
Бакыр – коллаген җепселләрен формалаштыру өчен мөһим. Чыганаклары: кешью чикләвеге, кунжут орлыгы, какао порошогы, ясмык, бавыр.
Башка әһәмиятле матдәләр
Күкерт – коллаген структурасын ныгыта һәм тотрыклы итә.
- Чыганаклары: сарымсак, суган, йомырка сарысы, яшел яфраклы яшелчәләр.
Антиоксидантлар – коллагенны ирекле радикаллардан саклый.
- Чыганаклары: җиләкләр, яшел чәй, кара шоколад, ачык төстәге җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.