Нинди ризыкларда Е витамины күп була?
Олы кеше тәүлегенә 10-15 мг Е витамины кабул итәргә тиеш.
Табиб-эндокринолог Владислав Бондаренко Е витамины күп булган ризыклары турында «Вечерняя Москва» хәбәрчесенә сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Е витамины организмга керсен өчен бәрәңге, кишер, шпинат, чөгендер, кабак, кәбестә, сырганак, кара чия, миләш, балан, чикләвекләр, көнбагыш, баллы борыч
Е витаминының тәүлеклек нормасы олы кеше өчен 10-15 мг тәшкил итә. Витаминны капсулалар рәвешендә эчәр алдыннан, табиб белән киңәшләшү кирәк, ди белгеч.