Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар югары кан басымын төшерергә ярдәм итә?

Белгечләр күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыкларга ашарга киңәш итә.

news_top_970_100
Нинди ризыклар югары кан басымын төшерергә ярдәм итә?
pixabay.com/ru

Югары кан басымы - һәр өченче олы кешегә хас күренеш. Бөекбритания табиблары югары кан басымын төшерергә ярдәм итә торган ризыкларны атады, дип яза РИА Новости.

Белгечләр күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары ашарга, сөт эчәргә киңәш итә. Шулай ук эре бөртекле оннан ясалган макароннар сайларга кирәк. Аксым чыганагы буларак ит, балык, йомырка һәм кузаклы ризыклар файдалану яхшы. Шикәре күп булган ризык һәм эчемлекләрдән баш тарту яхшы.

Әгәр кешенең кан басымы күп күләмдә май куллану аркасында күтәрелә икән, бу ризыкны башкага алмаштырырга кирәк.

«Туендырылмаган майлар (зәйтүн, рапс майлары, миндаль, кешью чикләвеге һәм авокадо) яки туендырылган майлар (көнбагыш мае, әстерхан чикләвеге, көнбагыш төшләре һәм майлы балык) сайлау дөресрәк булыр», — дип белдерә табиблар.

Табиблар тозны да әзрәк кулланырга, аны натураль тәмләткечләр һәм ароматизаторлар салынмаган соусларга алмаштырырга киңәш итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100