Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар хәтерне начарландыра?

news_top_970_100
Нинди ризыклар хәтерне начарландыра?
Фото: © Рамил Гали / "Татар-информ"

Медицина фәннәре кандидаты Екатерина Демьяновская хәтерне начарландыра торган ризыкларны атаган. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кайсыбер ризыклар нерв системасы, шул исәптән баш мие эшчәнлегенә көчле йогынты ясарга, хәтер һәм когнитив сәләтләр начарлануга китерергә мөмкин.

Шикәр артык күп булу ялкынсыну процесслары, оксидлашу стрессы һәм нейротрансмиттерлар эшчәнлегендә дисбаланс китереп чыгарырга мөмкин. Бу үз чиратында нейроннарның энергетик балансы һәм мембрана халәте начарлану сәбәбе булуы ихтимал. Әле факторлар исә өйрәнү белән проблемалар китереп чыгара, хәтерне начарландыра, нейродегенератив авырулар китереп чыгара, ди белгеч.

«Бу – баллы әйберләр турында гына түгел, ә составында тиз, ягъни гликемик индексы югары, углеводлар булган ризыкларга да кагыла. Аларга ак оннан пешерелгән ипи, баллы пешкән ризыклар, тиз пешерелә торган боткалар керә», – ди ул.

Демьяновская сүзләренчә, ярымфабрикатлар һәм тиз пешерелә торган ризыклар да баш миен начаррак эшләргә мәҗбүр итәргә сәләтле. Гадәттә мондый продуктлар составында трансмайлар күп була. Алар исә холестерин балансын бозу нәтиҗәсендә баш мие эшчәнлеген акрынайта. Ярымфабрикатлар һәм фастфуд ашарга яратучыларга баш мие иртә картаю куркынычы яный. Моннан тыш, бу ризыкларда химик кушылмалар да күп була.

Сәнәгать шартларында ясалган ризык составында буягычлар, ароматизаторлар, баллаткычлар күп булу аларны нерв системасы өчен зыянлы итә. Белгеч эчемлекләрдән кофе белән хәмерне дә шушы исемлеккә керә. Хәмер нерв күзәнәкләренә йогынты ясый, нерв импульсларын тапшыруны, реакцияне акрынайта, карар кабул итү сәләтен начарландыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100