Каты һәм ябышкак, шулай ук югары әчелектәге ризыкларны күп ашау теш пломбаларын тиз боза. Бу хакта «АиФ» басмасына стоматолог-терапевт Назир Магомедов сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, пломбага чикләвекләр, кабыклы төшләр, сохари һәм карамель артык көч китерә. Алардан пломбада вак ярыклар, чатнау барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук ябышкак ризыклар, мәсәлән, ирисләр, сузылучан конфетлар һәм чәйни торган баллы ризыклар да куркыныч, алар пломбаны тартып чыгара ала, аны өлешчә күчерә яки тешкә берегеп торуын боза. Бигрәк тә яңа куелган яки зур пломбалар өчен бу куркыныч
Газлы сулар, соклар һәм маринадлар составындагы кислота эмальне дә, пломбаны да йомшарта. Нәтиҗәдә, пломба тешкә начаррак ябыша башлый.
Стоматолог сүзләренчә, составында шикәр күп булган ризыклар пломбаны турыдан-туры бозмый, әмма пломбалы тешнең кырыйлары буйлап икенчел кариес өчен уңайлы шартлар тудыра. Шуңа күрә пломба тиз ашала һәм аны алыштырырга туры килә.