Дөрес тукланмаган очракта, кеше шешенергә мөмкин. Табиб-гастроэнтеролог Алина Еникеева сүзләренчә, зарарлы ризыклар – беренче чиратта, углеводлы ризыклар. Боларга баллы тәм-томнар, камыр ризыклары, ипи керә. Аларда гликоген дигән матдә була, аның бер граммы өч грамм сыеклык туплый. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Сөт ризыклары альдестерон дигән гормон синтезлануы китереп чыгара, ул да натрий һәм суны организмда тоткарлый.
Тозлы һәм майлы ризыклар, аеруча төнгә каршы ашаган очракта, иртәнгә шешендерергә мөмкин.
Организмдагы артык сыеклыкны бүлеп чыгаруга яшел үләннәр, аеруча петрушка һәм сельдерей ярдәм итә.
Шулай ук көндәлек рационда аксымлы ризык булырга тиеш. Аксымлы ризык организм тукымаларында сыеклык тоткарлануны булдырмый.
Шешләр – организмда сыеклык артык булу дигән сүз түгел. Организм җитәрлек күләмдә су алганда, ул аны тупламый, диелә хәбәрдә.