Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар организмнан канцерогеннарны чыгара?

Ашказаны-эчәклек авырулары булмаса, шушы ризыкларны көндәлек рационга кертү хәерле.

news_top_970_100
Нинди ризыклар организмнан канцерогеннарны чыгара?
Михаил Захаров

Онкологлар сәламәт туклану яман шештән бик нәтиҗәле профилактика була дип саный. «Тәҗрибәләрдә тикшергәннән соң, билгеле бер ризыклар аерып алынды. Аларны даими куллану онкология авырулары килеп чыгу куркынычын киметергә ярдәм итә», — дип сөйләгән табиб-онколог Ивана Карасев. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Белгеч унлап ризыкны атый. Куллану тыелмаган булса, шул ризыкларны рационга кертү хәерле.

Сарымсактагы кушылмалар онкологиядән саклый, аеруча тән тиресе, туры эчәклек, үпкәләр яман шешеннән.

Брокколи составындагы көчле антиоксидантлар күкрәк бизе яман шеше куркыныч да киметергә мөмкин.

Бөртекле культураларада да антиоксидантлар, фитоэстрогеннар бар.

Цитруслы җимешләрдән грейпфрутта монтерпеннар бар. Алар организмнан канцерогеннарны чыгарып, бөтен төрле яман шешкә каршы торырга ярдәм итә.

Әфилисун һәм лимонда лимонен матдәсе бар. Ул иммунитет күзәнәкләре (мәсәлән, лимфотөитлар) эшчәнлеген стимуллаштыра, ә алар яман шеш күзәнәкләрен бетерә.

Шулай ук бу исемлеккә гөмбә, җитен орлыгы, диңгез суүсемнәре, кара җиләк, помидор, яшел чәй, виноград та керә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100