Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар организмдагы кальцийны бетерә?

Нинди ризыклар организмдагы кальцийны бетерә?

news_top_970_100
Нинди ризыклар организмдагы кальцийны бетерә?
Нутрициолог Анна Ивашкевич кальций үзләштерүне тоткарлый яки аны организмнан “юа” торган ризыкларны атады.

Кальций – кеше организмындагы мөһим элемент. Ул матдәләр алмашы процессында, канны куертуда катнаша, мускуллар кыскаруын, гормоннар секрециясен җайга сала.

Кальций җитмәү аркасында йөрәк мускулларының эшчәнлеге бозыла, көзән җыера һәм гипертоник кризис барлыкка килә дип яза aif.ru. Кальций булмаса, тешләр бозыла.

Организмга кальций керсен өчен рационда ряженка, эремчек, кефир, әфлисун, яшел үләннәр, кузаклы культуралар, хөрмә, яшел чәй һәм банан булырга тиеш.

Ә менә кофе, пальма мае, баллы ризыклар, газлы сулар һәм ач тору организмнан кальцийны “юарга” мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100