Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар ир-атларның җенси хисләрен бетерә?

news_top_970_100
Нинди ризыклар ир-атларның җенси хисләрен бетерә?
Фото: © "Татар-информ"

Уролог Марк Гадзиян ир-атларның җенси инстинктын киметә торган ризыкларны атаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, әлеге ризыкларны даими рәвештә ашау ир-атларның секс белән кызыксынуын киметергә, эрекциясен түбәйнәтергә мөмкин.

Артык күп тоз ашау (мәсәлән консерваларда) – тоз кан тамырларында тромблар барлыкка китерә, кан басымын арттыра, тестостерон микъдарын киметә.

Сырада хатын-кыз гормоннары күп була, ул эстроген микъдарын арттыра, җенси теләкне бетерә, өстәвенә, висцераль май – «сыра корсагы» зураюга ярдәм итә.

Холестерин күләме күп булган майлы ризыклар.

Күп итеп кофе эчү.

Сояда фитоэстрогеннар күп була, ул тестостеронны киметә.

Чүпрәле камырдан – ак ипи, пешкән ризыклар.

Ысланган ризыклар.

Чипсыларда, алдан әйтелгән тоздан тыш, тәм көчәйткеч – натрий глутаматы була. Ул ияләнүгә китерә. Чипсы ярату нерв системасы эшчәнлеге бозылу, баш мие функциясе начарлану, эректиль дисфункция китереп чыгара.

Табиб үзе ипине сирәк ашавын, кофены көненә 1-2 чокырдан артык эчмәвен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100