Тиз әзерләнә торган ризыклар, колбаса һәм баллы эчемлекләр ир-ат сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, тестостерон күләмен төшерә һәм симертә, ә спиртлы эчемлекләр ир-ат гормоннары бүленеп чыгуны киметә. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының Красногорск хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Юлия Сластен сөйләгән, дип яза РИА Новости.
«Туендырылган майлары һәм шикәре күп булган ризыклар, аерым алганда, фастфуд, колбасалар, баллы ризыклар тискәре йогынты ясый. Алар симертә, инсулин резистентлыгын арттыра һәм тестостерон күләмен киметә», – дип сөйләгән табиб.
Табиб сүзләренчә, алкогольне күп куллану бавыр эшчәнлеген начарайта һәм ир-ат гормоннары бүленеп чыгуны киметә. Шулай ук тоз артык булу да организмга тискәре йогынты ясый, чөнки ул гипертония һәм кан тамырларында тайпылышлар куркынычын арттыра, ә трансмайлар исә, сперма сыйфатын начарайта һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималын арттыра, дип өстәгән Юлия Сластен.