Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар һәм эчемлекләр тешнең төсен боза?

news_top_970_100
Нинди ризыклар һәм эчемлекләр тешнең төсен боза?
pixabay.com

Стоматолог-терапевт, пародонтолог, стоматолог-хирург Инна Ростовенко тешләрнең ак төсен боза торган ризыкларны һәм эчемлекләрне атады. Бу хакта Лента.Ру сайты яза.

Табиб әйтүенчә, ясалма буягычлар кушылган ризыклар: төрле соуслар һәм баллы ризыклар тешнең төсен боза. Ә камыр ризыклары тешләрдә бактерияләр үрчүгә сәбәп булып тора, чөнки алар теш өслегеннән начар чистартыла һәм бу ризыкларда шикәр күп була. Бактерияләр микроблы пленка китереп чыгара һәм кариес барлыкка килүне көчәйтә.

Шулай ук тешләрнең төсенә баллы эчемлекләр дә йогынты ясый, ә составында танин булган чәйләр, кофе, кызыл шәраб әчелекне арттыра һәм тешләрдә кунык барлыкка китерә.

Стоматолог киңәш иткәнчә, ярты елга бер мәртәбә тешләргә профессиональ чистарту ясарга - тешкә утырган ташларны, чәйдән, кофедан, тәмәкедән һәм буягычлардан калган пигментлы куныкны ультратавыш аппараты ярдәмендә бетерергә кирәк. Ләкин бу процедураларны эшләтер алдыннан табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100